Казанда “Ел укытучысы” Бөтенроссия конкурсы төбәк этабының җиңүчеләрен бүләкләделәр

2018 елның 17 марты, шимбә

Россиянең ел укытучысы” номинациясендә беренче урынны Казандагы 1нче гимназиянең физика укытучысы Радик Хәбиров яулады.Өченче урында Мамадыш укытучысы Андрей Филиппов.

 Татарстан башкаласында бүген  “Россиянең ел укытучысы” бөтенроссия конкурсының төбәк этабын ябу тантанасы узды. Конкурсның беренче абсолют җиңүчесе Казанның Вахитов районында урнашкан 1нче гимназиянең физика укытучысы Радик Хәбиров булды. Бүләкләү тантанасында ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Рәфис Борһанов катнашты.

"Бүген без үз эшләренең чын осталарын хөрмәтләргә җыелдык. Кешелекнең киләчәге - укытучылар кулында. Бу һөнәрне һәркем дә сайлый алмый. Аның өчен балаларны, тормышны яратырга, тырыш, ныклы ихтыяр көченә ия булырга кирәк. Сезнең барыгызга да шундый күркәм сыйфатлар хас. Белемнең беркайчан да абруе беткәне юк. Һәр җәмгыятьтә белем беренче урында. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мәгариф өлкәсен үстерүгә зур игътибар бирә. Без дә аңа бу эштә ярдәм итәргә тырышыйк", - диде Рәфис Борһанов.

"Иң яхшы тәрбияче" номинациясендә беренче урынны Бөгелмәнең 26нчы балалар бакчасы тәрбиячесе Елена Махринская алды. Икенче урында Казанның Совет районы балалар бакчасы тәрбиячесе Анастасия Шальгина һәм Чаллының 18нче балалар бакчасы тәрбиячесе Татьяна Лучянкина өченче урынга лаек булды. 

Иң яхшы татар теле һәм татар әдәбияты укытучыларын сәхнәдән ТР Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова бүләкләде. "Бу мәртәбәле конкурста сезне сәламли алуыма чиксез шатмын. Татар теле укытучыларына хөрмәтем чиксез. Бәйге бик көчле барды. Барлык укытучылар да җиңүгә лаек. Укучыларда татар теленә, сөйләменә мәхәббәт уятканыгыз өчен рәхмәт", - диде ул.

Конкурс нәтиҗәләре буенча "Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы" номинациясендә беренче урынны Казанның 39нчы мәктәбендә ана телен укытучы Эльмира Әбсәләмова һәм Башкортстанның 104нче гомум белем бирү мәктәбе укытучысы Венера Садыйкова бүлеште.

"Педагог дебюты" номинациясендә беренче урынны Иннополис мәктәбенең җыр укытучысы Иван Савиных яулады.

"Бу минем өчен зур дәрәҗә. Җиңүемә әле дә ышана алмыйм. Яраткан мәктәп коллективыма рәхмәт. Алар ярдәменнән башка бу җиңүгә ирешә алмаган булыр идем. Нәкъ менә алар миңа бу бәйгедә үземне сынап карарга тәкъдим иттеләр", - диде Иван.

Искәртеп үтик, муниципаль дәрәҗәдә конкурста 1,5 меңнән артык укытучы катнашты, аларның 100гә якыны зона турларында сыналды. Конкурсның төбәк этабы финалына “Ел укытучысы” номинациясенә күп балл җыйган 65 укытучы чыкты, ә «Педагог дебюты» номинациясендә финалга - 20 укытучы.

Бәйгедә җиңү яулаган Радик Хәбиров “Россиянең ел укытучысы” Бөтенроссия конкурсы финалында Татарстан данын яклаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International