Сайлаулар көнендә Татарстанда буран һәм көчле җил булачак.

2018 елның 16 марты, җомга

18 мартта, Россиядә Президент сайлаулары көнендә, Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә һава шартлары начарлануы көтелә. Синоптиклар кисәткәнчә, кар явачак, буран чыгачак, күз күреме 500 метрдан да ким булырга мөмкин.

Татарстанда иртән һәм көндез көнчыгыштан секундына 15-20, Казанда – 17 метр тизлектә җил фаразлана. Юлларда урыны белән бозлавык һәм кар көртләре булачак, дип хәбәр итә республиканың Гидрометерология үзәге.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International