Мамадыш район Мәдәният йорты Абхазия Республикасының “Кавказ” милли бию ансамбле концерты булачак. Абхазиянең “Кавказ” милли бию ансамбле — иң яхшы биючеләрне, атказанган һәм халык артистларын, талантлы яшьләрне туплаган 50 кешедән торган коллектив. Әйтергә кирәк, аның төп юнәлеше — үз төбәгендәге халыклар биюләрен башкару.
Ансамбльгә нигез салучы һәм аның сәнгать җитәкчесе СССРның халык артисты Кандид Тарба, баш балетмейстеры — Абхазиянең һәм Карачай-Черкес Республикасының атказанган артисты Арвелод Тарба.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: ансамбль Төркия, Алмания, Польша һәм Азия илләрендә узган күпсанлы халыкара фестивальләрдә уңышлы чыгыш ясый.