Мамадышның өч командасы бүгенге көндә Татарстан беренчелегендә уңышлы чыгыш ясауларын дәвам итәләр. Шулар арасында “Олимп-2001-2002“ күптән түгел генә Азнакайдан җиңү белән кайтты.
Илья Шевяхов җитәкләгән әлеге коллективка үз төркемнәрендә җиңү яулау һәм Татарстан беренчелеген оту өчен җиде команда белән ике әйләнештә көч сынашырга туры килде. Бигрәк тә башкалабыз Казанның “Ак бүре“ хоккейчылары безгә проблема лар тудыра язганнар иде. Чөнки егетләребез аларга ике очрашуда да җиңелергә мәҗбүр булдылар. Калганнары исә “Олимп“ка әлләни каршылык күрсәтә алмадылар. Беренчелекнең беренче этабында безнекеләр көндәшләр капкасына 101 алка кертеп, үзләренекенә нибары 24не генә керттерделәр. Өч уен коры исәп белән тәмамланды. Бу яктан да хоккейчыларыбызга тиңнәр булмады. Шулай итеп безнең төркемнән ике коллектив – “Олимп-2001-2002“ һәм Казанның “Ак бүре“ командалары плей-офка эләктеләр. Татарстан беренчелеген оту өчен икенче төркемнән ике коллектив – Азнакайның “Соколы“ һәм Лениногорскның “Нефтяник“ хоккейчылары чыкты. Кагыйдәләр буенча безнең егетләр ярымфиналда икенче төркемдә икенче урынны яулаган “Нефтяник“ белән очраштылар һәм 4:1 исәбе белән җиңделәр. Икенче ярымфиналда мәйдан хуҗалары башкалабыз хоккейчыларын 5:3 белән бирелдереп, финалда “Олимп“ белән уйнау хокукын яуладылар. Хәлиткеч уенда егетләребез азнакайлыларны шулай ук 5:3 исәбе белән бирелдерделәр һәм республика беренчелегендә дүртенче тапкыр җиңүләрен яуладылар. Турнир нәтиҗәләре буенча безнең Анатолий Хохрев иң яхшы капкачы, дип танылды.