Красня Горка зонасы–өченче ел рәттән җиңүче

2018 елның 15 марты, пәнҗешәмбе

Быел “Авыл уеннары“ районыбызда уникенче мәртәбә уздырылды. Икътисадый зоналарның җыелма командалары 13 спорт төрендә көч сынаштылар. Бәйге-ярышлар 10нчы мартта стадион-ипподромда, шәһәрдәге 3нче санлы урта мәктәптә, район мәдәният йортының спорт залында һәм “Олимп“ балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә үтте.

Соңгы елларда авылда яшәүчеләрнең сәламәт яшәү рәвеше өлкәсендә активлыгы нык сизелә. Шуның нәтиҗәсе буларак, ике елга бер мәртәбә уздырыла торган республика авыл уеннарында безнең район спортчылары зур уңышларга ирешәләр. Моннан унбер ел элек старт алган бу ярышларда мамадышлылар гомумкоманда беренчелегендә дүрт мәртәбә пьедесталның югары баскычына күтәрелсәләр, ике тапкыр икенче урынны яуладылар. Чираттагы “Авыл уеннары“начу тантанасында районыбыз башлыгы Анатолий Иванов бу уңышларның нигезендә районыбызда узучы авыл уеннарының да өлеше барлыгын ассызыклап үтте. “Шундый авыл спорт бәйрәмен оештыру халыкны, бигрәк тә яшьләрне, физик культурага һәм спортка җәлеп итүгә, шулай ук авылда сәламәт тормыш рәвешен булдыруга өстәмә этәргеч бирә,“ – диде ул. Һәр төбәк бәйгеләргә иң көчле спортчыларын алып килгәннәр иде. Яшерен-батырын түгел, күпләрне ике ел рәттән гомумкоманда беренчелеген откан Красная Горка икътисадый зонасы командасы быел да чираттагы уңышына ирешер микән, дигән сорау борчымыйча калмагандыр. Ни әйтсәң дә, биредә спорт белән шөгыльләнергә мөмкинлекләр дә күбрәк, спортчылар арасында район данын республика күләмендә яклаучылар да шактыйга җыела, дигән фикерләр дә колакка чалынды бу көнне. Шулай булуга карамастан, зур күпчелек ярышларда ихлас күңелдән катнаштылар. Моның шулай икәнлегенә бәйгеләр узган “нокталар“да булганнан соң ышандым. Һәркем – мәктәп укучысы да, зурлар да – җиңү яулар өчен бөтен тырышлыкларын салдылар. Авыл җирлекләре башлыклары, мәктәп директорлары арасында пневматик мылтыктан ату ярышларында да җитди көндәшлек күзгә чалынды. Бу төрдән Тауиле урта мәктәбе дирек- торы Илдар Муллаәхмәтов белән Дүсмәт авыл җирлеге башлыгы Олег Павлов үзләренең оста мәргәннәр булуларын исбатладылар. Спорт гаиләләре (ата-ана һәм ул, ата-ана һәм кыз) дартс, эстафета, өстәл теннисы, шашка төрләрендә көч сынаштылар. Монда Шәдче икътисадый зонасы командасыннан Низамиевларга һәм Тәкәнеш төбәгеннән Хәбибуллиннарга тиңнәр булмады. Уеннарның иң кызык төре аркан тартышу булгандыр, мөгаен. Чөнки һәр команда авыл җирлекләре башлыклары һәм мәктәп директорларыннан торган биш кешедән торырга тиеш иде. Бу төрдән Шәдче төбәге җитәкчеләренә тиңнәр булмады. Уеннарның нәтиҗәләренә килгәндә, Красная Горка икътисадый зонасы командасы быелгы “Авыл уеннары“ның җиңүчесе булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International