2018нче елга аяк бастык. Мул бәйрәм чаралары белән башланып китте ул. Бар кеше дә аңардан яңа шатлыклар, бәхет, муллык, тынычлык өмет итә. 7нче гыйнвар көнне шәһәрнең үзәк мәйданында үткәрелгән Раштуа бәйрәме дә елдан-ел яңа төсмерләр белән бизәлә.
Иртәдән ярминкә гөрләде. Өстән явып торган кар сәүдә рәтләренә басканнарны да тик тотмады: алар әледән- әле сатуга алып килгән товарларының өсләрен кардан арындырып тордылар. Бәйрәм көннәре булганга- мы, сатып алучылар башта аз күренде. Соңрак сатучылар янында чиратлар да хасил була башлады. Әмма бу көнне шәһәрнең үзәк мәйданына җыелган халык зур түземсезлек белән Раштуа бәйрәме башланганын көтте. Алга китеп шуны ассызыклап үтим: бәйрәм уңаеннан православие динен тотучы райондашларыбыз 6нчы гыйнвар көнне төнлә чиркәүләрдә иртәнгә кадәр келәү итеп, гыйбадәт кылып, исәннәр һәм бакыйлыкка күчкән туган- нары өчен шәмнәр яндырып, язык-гөнаһларны кичерүне сорап бу бәйрәмне каршы алалар. Раштуа көнендә шәмнәр кабызылды. Аларның яктылыгы һәм исе торакны һәм күңелне чистарта, дип ышаналар дин тотучылар. Үзәк чыршы тирәсенә җы- елган шәһәрдәшләребезне Изге Римляныни чиркәве протоиерие Дмитрий ата- кай, районның рус мәдә- нияте җәмгыяте рәисе Николай Егоров һәм район башлыгы Анатолий Иванов бәйрәм белән котладылар. Анатолий Петровичның элеккеге райком бинасы тирәсендә тарихи гаделлек- не торгызу максатында, Октябрь инкыйлабына чаклы озак еллар христианнарга хезмәт иткән чиркәүне торгызу эшләренә тотыначакбыз, дигән сүзләренә кем генә битараф калды икән? Чыгышлардан соң бәйрәм тамашасы башланып китте. Монда без көтүчеләргә юл күрсәтүче фәрештәне дә, мәгарәдә кулына баласын тоткан Дева Марияне дә күрдек. Сәхнәдә рус, мари, керәшен фольклор ансамбльләре бер-берләрен алыштырып кына тордылар. Чараны оештыручылар нинди генә уеннар уйлап чыгармаганнар иде. Аларда, балалар гына түгел, зурлар да рәхәтләнеп катнаштылар. Кыскасы, бәйрәм шәп узды, балалар да, өлкәннәр дә канәгать калды. Күпчелек чарадан кулла- рына бүләкләр тотып кай- тып китте. Шундый гаҗәеп якты бәйрәм оештырган ке- шеләргә ата-аналар һәм ба- лалар исеменнән күтәренке кәеф, нык сәламәтлек тели- се килә. Бер-беребезгә Хо-