Беренче туган бала - малай

2018 елның 5 гыйнвары, җомга

 Мамадышта Регина һәм Олег Айзатулловлар гаиләсендә быел 1нче гыйнварда туган малайның авырлыгы–3350 гр, буе – 52 см. Аңа Адел дип исем куштылар. 16 яшьлек Әмир һәм 7 яшьлек Алмаз өчен дә кадерле энекәш ул. Мамадыш районы буенча ЗАГС бүлеге начальнигы вазыйфаларын башкаручы Фәния Гаязова яңа туган гражданинга документ алучы гаиләне кайнар котлады, аларга сәламәтлек, иминлек, бәхет теләде. Адел исеменең мәгънәсе ике телдә язылган ЗАГС открыткасын да бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International