Түбән Сон авылы халык театры 17 нче Бөтенроссия "Идел-Йорт үзешчән театр коллективлары фестивалендә" Туфан Миңнуллинның "Әниләр һәм бәбиләр" пьесасын сәхнәләштереп 3 урын яуладылар, театрларын үстерү өчен 50000 сумлык сертификат белән бүләкләнделәр! Режиссёр - Зөлфирә Дәүләтшина! Әсәрне сәхнәгә тудыруда өлеше булган барча кешене - режиссёр, ярдәмчеләр, артистларны котлыйбыз! Алга таба да зур уңышларга ирешүләрен теләп калабыз!