Күп кенә парлар ул көнне матур саннар белән бәйләргә тырыша. 2017 елда уңайлы көннәргә бер, ике, җиде саннары керә. Бүген, 2017 елның 17 нче ноябрь көнне Мамадыш муниципаль районының ГХАТ бүлегендә үз никахларын Руслан һәм Альбина Шәмсетдиновлар теркәделәр.
ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре яшь парларга бәхетле гаилә тормышы һәм иминлек теләделәр.