Бүген, 16 ноябрь көнне утырышлар залында Мамадыш муниципаль район авыл җирлекләре башлыклары алдына ГХАТ бүлеге җитәкчесе –Фәния Әхмәтшина чыгыш ясады.

2017 елның 16 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген, 15 ноябрь көнне утырышлар залында Мамадыш муниципаль район авыл җирлекләре башлыклары алдына ГХАТ бүлеге җитәкчесе –Фәния Әхмәтшина чыгыш ясады.      
          2018 елның 1 гыйнвареннан ГХАТ бүлеге органы яңа эш программасына күчү сәбәпле, бик катлаулы һәм продуктив эш алып барыла.
         Чыгышы барышында программаның төп моментлары билгеләнеп үтелде. Әлеге ресурс кешеләргә гражданлык хәле актларын теркәү хезмәтләрен яшәү урыны буенча алырга мөмкинлек бирәчәк.
         Бу программаны гамәлгә ашыру кысаларында барлык хезмәткәрләр Чаллы шәһәрендә курслар узды. Эшләү өчен  ГХАТ бүлегендә һәм авыл җирлекләрендә эш урыннары билгеләнде, һәр хезмәткәр өчен смарт-карталар чыгарылды. Һәрбер хезмәткәр үзенең смарт- картасын сынарга тиеш.

         Бүген, ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре һәм авыл җирлеге сәркатипләре ФГИС "ЕГР ЗАГС" программасында тестлы рәвештә эшләп карадылар. Ул сәгать 10:00 нан 14:00 кадәр үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International