5 ноябрь көнне Урта Кирмән авылы мәдәният йортында 65, 60, 50, 55, 40 ел мәхәббәттә һәм татулыкта бергә гомер кичергән парларны хөрмәтләү тантанасы булып узды. Үрнәк гаиләләрне Урта Кирмән авыл җирлеге башлыгы Булат Хәсәнов котлады. Бәйрәм гаҗәеп якты һәм күңелле булды – анда һәр парга багышланган концерт номерлары куелды. Концертта юбилярлар туганнары, балалары һәм авылдашлары янәшәсендә ял итеп, котлаулар кабул иттеләр. Бәйрәм гаиләнең, бер-береңә булган тугрылыкның әһәмиятлеген тагын бер тапкыр үрнәк итеп курсәтте.