Урыны белән җепшек кар явачак.

2017 елның 9 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, республикада бүген көн дәвамында алмашынучан болытлы һава торышы көтелә.

Урыны белән бераз җепшек кар һәм кар явачак. Казанда исә явым-төшем көтелми. Төньяк-көнбатыш һәм көнбатыштан талгын җил исә.

Көндезге максималь һава температурасы Татарстанда – -1..+4, Казанда +1..+3 градус булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International