Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан, башкалабызның Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрында узган “Йортыбыз - Татарстан“ республикакүләм милли-мәдәни фестиваленең гала-концертында әле бүләкне аңа Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин зурлап тапшырды.
Чарада районыбызның “Зиләйлүк“ вокал ансамбле (җитәкчесе Гөлназ Гыйниятова) һәм солистлар – Айназ Нургалиев белән Ильмир Сәмигуллин да, уңышлы чыгыш ясап, лауреат дипломына лаек булдылар.