Дуслык милләтләргә бүленми.

2017 елның 7 ноябре, сишәмбе

5 ноябрь көнне, Түбән Тәкәнеш мәдәният йортында, Авыл советы җирлеге, ветераннар советы оешмасы, мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә күптәннән оештырыла торган, традицияга кереп барган, юбилярларны котлауны дәвам итеп матур бәйрәм үткәрдек.

 Бу бәйрәм, авылыбызның олы хәрефтән язылган, гомерен балалар укытуга, хезмәтен авылдашларына, халыкка, мәхәббәтен туганнарына, якыннарына һәм яраткан гаиләсенә биргән Түбән Тәкәнеш авылында гомер итүче мәртәбәле  остазыбыз Римма Нури кызы Нигъматуллинаның 75 яшьлек  юбилее уңаеннан үткәрелде.

         Римма Нури кызы Нигъматуллина - Хезмәт ветераны, Рәсәй федерациясе Мәгариф отличнигы, "Татарстанның атказанган укытучысы", патриотик тәрбия бирүдә "За  ратную доблесть"медале белән бүләкләнгән һәм район башлыгы грамоталарын лаек булган остаз.

Римма Нуриевна 1962 елны Казан педагогия институтын тәмамлап, Тәкәнеш урта мәктәбенә рус һәм әдәбият укытучысы булып кайта. Хәзерге көнгә хәтле Тәкәнеш мәктәбендә "Яшь гвардия" музеенда эшләвен дәвам итә.

Шушы мәктәптә хөрмәтле укытучы 4 чыгарылыш сыйныф укучыларын олы тормыш юлына чыгарды. Озтазларын котларга дип, бу көнне бик күп укучылары кайткан иде. Алар сәхнәгә чыгып икенче әниләренә җылы матур сүзләрен, олы рәхмәтләрен әйттеләр.

 Шулай ук юбилярны котларга Мәгариф системасы профсоюз җитәкчес, Римма Нуриевнаның укучысы, Зөфәр Рауфович Саттаров, Тәкәнеш авыл җирлеге җитәкчесе Хамизуллин Рөстәм Җихангәрәевич, Тәкәнеш мәктәбенең "Яшь гвардия" музее экскурсоводлары, мәктәп коллективы да килгән иде.

         Бәйрәм концерты мәдәният йорты коллективы үзешчәннәренең музыкаль номерлары белән бергә үрелеп барды.

         Концерт ахырында сүз хөрмәтле юбилярның үзенә бирелде. Римма Нуриевна үзенең дусларына, туганнарына, коллегаларына, җитәкчеләргә, укыткан укучыларына һәм бәйрәмне оештыручыларга үзенең рәхмәтен җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International