Алар белән кактус да дус 2002нче ел. Мамадыш районы хакимияте башлыгы Рөстәм Кәлимуллин киңәшмәдә турыдан-туры эфирда эшләүче радио ачу идеясен тәкъдим итә. Типография директоры, тәҗрибәле журналист Вәлия Гыйззәтуллина бу мөһим эшне башкарырга алына, көчле һәм инициативалы команда төзеп, шул елның 6нчы ноябрь иртәсендә беренче тапкыр эфирга да чыга.
103,9 FM ешлыгында эшләүче “Нократ дулкыннары“ радиосы хәзер “ТАТМЕДИА“ АҖенең “Нократ“ (“Вятка“) мәгълүмат-матбугат“ филиалы составында. Ул өч “кит“тан гыйбарәт: Ландыш Бабаниязова - Ибраһимова, Илнур Юнысов һәм Айгөл Әхмәтшина. Алар шундый төрле, әмма аларның һәрберсе “радио” дип яна, энергияләре ташып тора! Һәр көн һәркемгә бары тик яхшы кәеф кенә бүләк итүче, кызыклы, мавыктыргыч, “ди-джейлары“быз сүз эзләп кесәгә кермиләр, вазыйфаларын җиренә җиткереп башкарулары белән үзләренә карата ихтирам, хөрмәт хисләре яулыйлар. Башкарган хезмәтләренең дә сыйфаты елдан-ел яхшыра, камилләшә бара.
“Уян, Мамадыш, тор, Мамадыш,
Эфирда – Илнур белән Ландыш!“ – дип иртәнге 7.00дән – 9.00 сәгатькә кадәр сөйләүче дикторларның ничек эфирга килергә йоклап калганнары; тик торганда иске компьютер сүнгәннән соң нишләгәннәре; җирле телевидениедә “Яңалыклар“ тапшыруын да алып барган Илнурны, артык җитди егет, дип, тамада итеп чакырырга курыкканнары, мәҗлесләрдә аның бөтенләй башка яктан ачылуы; мультимедияле редакция арбасын җигелеп тартучы, ире белән ике малай үстерүче, җырчы Ландышыбызның ничек һаман сәхнә йолдызы булып балкый алуы; “кычыткан чыпчыгы“, гүзәл туташ Айгөлнең республика күләмендә терроризм-экстремизм, ЮХИДИ һәм башка катлаулы темаларга багышланган конкурсларда ел саен ничек җиңүләр яулавы, “Дин вә әхлак“ тапшыруларны ничек әзерләве; көе килгәнгәме, көе килешкәнгәме, инде үзе дә микрофонга охшап зур үскән, ел саен чәчәк атып сөендерүче, “вай-фай таратучы“ талисман кактуслары; җирле радио тарихы, журналистларның көндәлек тормышы турында бик кызыклы мәгълүматлар тупладык. Тик алар турында тәфсилләп башка вакытта сөйләрбез. Әйе, халыкның тормышын элемтә чараларыннан, радиодан башка күзаллау мөмкин түгел. Кешеләрне бер-берсе белән аралаштыру, дөнья хәбәрләре белән таныштыру кайсы заманда да актуальлеген югалтмый. Безнекеләр дә халык мәхәббәтен яуладылар, актив әңгәмәдәшләре, “тере тавышлары“ күп. Хәбәрчеләребез белән булган кечкенә генә интервьюларны сезнең хозурыгызга да тәкъдим итәбез.
Минҗамал Мөхәммәтханова-Сәлимова. Иске Завод авылы:
Мөнирә Нәбиуллина - Гыйниятова:
Гыйльмулла Сәләхов. Кече Кирмән авылы (шагыйрь үз теләкләрен шигъри формада әйтеп салды):
“Нократ дулкыннары“ радиосына.
Моңлы аваз белән туа
Мамадышнын һәр таңы.
Күңел кылларын тибрәтә
“Нократ дулкыннары“.
Алсуланып кояш чыга
Бар дөнья чума нурга.
Агыла җыр, тарала моң
“Нократ дулкынында“.
Йөрәкләрдән - йөрәкләргә
Саф хисләр күчә бары.
Галәм киңлекләрен коча
“Нократ дулкыннары“.
Ап- ак, озын, киң юллардан
Атларга язсын бары.
Гасырдан-гасырларга күчә
“Нократ дулкыннары“.