Бүгенге көндә әти-әниләр үзләренең балаларына, башкалардан аерылып тору нияте белән, гадәттә булмаган исемнәр куялар.

2017 елның 1 ноябре, чәршәмбе

         Бүгенге көндә әти-әниләр үзләренең балаларына, башкалардан аерылып тору нияте белән, гадәттә булмаган исемнәр куялар. Мамадыш районында да шундый бер бала туды, аның исеме - Оливия. Тәрҗемә иткәндә – “тыныч”, “тынычлык алып килүче” дигәнне анлата. Оливия исеме Мамадышның  ГХАТ булегендә әле беренче тапкыр гына очрый.
         Бәхетле гаиләне кызлары туу белән котлыйбыз. Җан җимешегез тәүфыйклы, шәфкатьле hәм бәхетле сабый булып үссен.

         Ата-анага баланың беренче документы – туу таныклыгы һәм котлау открыткасы тапшырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International