Россиянең ГХАТ органнарына 100 ел тулуы уңаеннан, Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә шактый кызыклы вакыйгалар уза. Аларның берсе - яшь парларның никахлашу тантанасын рәсмиләштерү. 28 октябрь көнне Ибәтуллин Альберт һәм Шәйдуллина Ландыш рәсми рәвештә язылышырга килделәр. Алар —2017 елның 200-нче пары булып чыкты.
ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фәния Әхмәтшина тантаналы шартларда яшь парга язылышу турында дәүләт таныклыгы, котлау открыткасы тапшырды һәм чын чын күңелдән, аларга мәхәббәт, игелек һәм бәхет теләде.