Инде хәбәр ителгәнчә, Көек-Ерыкса авыл җирлеге секретаре Сәләхетдинов Инзил Илгизәр улы 2017 елның июль аенда Кукмара районында “Гражданлык хәле актларын теркәү тантанасын иң яхшы алып баручы” конкурсында 1 нче урынны алды һәм финалга үтте. Конкурсны үткәрү нәтиҗәләре буенча, 2017 елның 26 сентябрь конкурс комиссиясе нигезендә Сәләхетдинов Инзил Илгизәр улы “Татар телендә тантаналы никах теркәү” номинациясендә җиңүче булды. Без аны чын күңелдән котлыйбыз.
Конкурска йомгак ясау, 2017 елның декабрендә Татарстан Республикасы ГХАТ органнарының 100 еллыгына багышланган тантаналы чарада булачак.