27 октябрь көнне Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә бик тә күркәм мәҗлес булып узды.

2017 елның 27 октябре, җомга

27 октябрь көнне Мамадыш районы  ГХАТ бүлегендә бик тә күркәм мәҗлес булып узды. 85 яшьлек  Владимир Егор улы белән 80 яшьлек Мария Николай кызы язылыштылар. Шундый олы яшьләренә карамастан, алар уртак гаилә коруларына бик сөенеп, яңа тормышка аяк басарга әзер. Мәхәббәт ул — сөю, ярату. Мәхәббәт — кешеләр күңеленә үтеп кереп, туң йөрәкләрне дә эретерлек бөек көч ул. Ул мәңгелек. Бу бөек көч дөньяга кеше белән бергә туган, кеше белән бергә үләчәк. Кеше яшәсә генә, мәхәббәт яшәячәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International