Кичә Мамадыш эш белән тәэмин итү үзәгендә эшсез гражданнарга психологик ярдәм күрсәтү буенча чираттагы дәрес узды.
"Мастер Профи" ҖЧҖ белгече Елена Евсеева исәптә торучы гражданнарга "Яңа офыклар" дигән фильм күрсәтте, кайбер күнегүләр күрсәтте һәм киңәшләр бирде.
Чара барышында эшсез гражданнарның индивидуаль-психологик үзенчәлекләрен диагностикалау өчен тест уздырылды.