Татарстан Республикасы Мамадыш районының “Продпрограмма” АПК” ҖЧҖенә голштинский токымлы 380 баш башмак тана алып кайттылар.

2017 елның 18 октябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Мамадыш районының “Продпрограмма” АПК” ҖЧҖенә Германиядән голштинский токымыннан булган 380 баш башмак тана алып кайттылар. Терлекләрне Малмыж авылы янындагы комплекста урнаштырдылар, әлегә алар карантинда. Сыерлар киләсе елның беренче кварталында бозауларга тиеш.

“Продпрограмма” АПК” ҖЧҖендә эре мөгезле терлекләрнең гомуми саны 14,4 мең баш исәпләнә, шул исәптән 3,4 меңгә якын савым сыерлары. Көнгә 97 тоннадан артык сөт җитештерелә, ә бер сыердан тәүлеклек уртача савым 28,8 килограммга кадәр җитә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International