Мамадыш районы ГХАТ бүлеген чирек гасыр дәвамында җитәкләгән Дания Вагыйз кызы 17 октябрьда үзенең туган көнен билгеләп үтә.

2017 елның 18 октябре, чәршәмбе

Мамадыш районы ГХАТ бүлеген чирек гасыр дәвамында  җитәкләгән Дания Вагыйз кызы  17 октябрьда үзенең туган көнен билгеләп үтә. Дания Мөхәммәтшина - 3 нче класслы баш дәүләт киңәшчесе, хезмәт ветераны. Гаилә институтын ныгыту хезмәтендәге казанышлары өчен Татарстан Республикасы Президентының, Татарстан Республикасы Министрлар Советының ЗАГС бүлеге һәм Мамадыш районы хакимияте башлыгы тарафыннан күп санлы мактау грамоталары белән бүләкләнгән. Бүген ул 6 оныгына үрнәк әби, 3 баласына алыштыргысыз әни. Мамадыш районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре  Дания ханымга сәламәтлек, гаилә бәхете теләп, туган көне белән котладылар.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International