Юлны яратыр, төзәтер өчен үз эшеңнең чын остасы булырга кирәк.

2017 елның 17 октябре, сишәмбе

–Иске юлларга капиталь ремонт уздыру, яңаларын салу, ышанычлы һәм куркынычсыз автомобиль юллары төзү – бүгенге көндә Мамадыш юлчылары алдында торган мөһим һәм җаваплы бурычлар. Без “Волга“ “М-7“ юлының 110 километрына, региональ әһәмияттәге 350 километр юлларга хезмәт күрсәтәбез. Яз көне федераль трассаның 904нче һәм 925нче километр аралыгындагы 7нче километр озынлыкта “колеялылыкны“ бетердек. Агымдагы сезонда “Ма м а д ы ш -Ку к м а р а-Я м а ш“ автоюлында – 6,6, “Мамадыш-Кукмара-Келәүш-Кумырык“ юлында – 4,4, “Соколка-Югары Сикәнәс“ юлында 8,3 километр, Түбән Козгынчыга килә торган юлда 700 метр озынлыктагы участокларда ремонт эшләре төгәлләнде.

Юлчыларның дуслыгы традицияләрен истә тотып, безнең филиал Кукмара районы авылларында өч километр юлларны ремонтларга булышты. Мамадышта һәм “Мамадыш“ совхозы бистәсендә асфальтланган юлларның озынлыгы 3,02 километр тәшкил итте. Ремонт эшләренең сыйфатын – үзебезнең лаборатория һәм “Госстройнадзор“ оешмасы контрольдә тота. –Җирле халык үзе яши торган урынның рельефын яхшы белгәнлектән, сезгә киңәшләрен бирәме? –Быел җәй көне шундый бер очрак булды. Козгынчы участогында юл остасына шул тирәдәге торак пунктында яшәүчеләр су агызу өчен торбаны кайда калдырырга кирәклеген әйтәләр. Яңадан үзгәрешләр кертергә, аны раслатырга туры килде. Безнең практикада мондый хәлләр бик булмый. Шулай булуга карамастан, безнең юллардан йөриячәк һәм эшебезгә бәя бирәчәк халык белән тыгыз контактта эшлибез. –Алда – кышкы чор. Аның ничек киләсен тәгаен генә әйтеп тә булмый. Филиалның кышка әзерлеге нинди? –Кышкы шартларда эшләргә 88 процент әзер инде. Комтоз катнашмасы әзерләнде. Техникалар ремонтланды. Җитештерү базабыз зураю сәбәпле, агымдагы елда территориянең мәйданы да киңәйде. Катнашманы саклау өчен һәрберсе 5әр мең тоннага исәпләнгән өч ангар төзергә планлаштырабыз. Бәйрәм алдыннан шуны әйтәсем килә: районыбызның юл хезмәте агымдагы елда үз алдына куелган бурычларны җиренә җиткереп башкарды. Моңа бөтен коллективның – юл эшчесеннән алып лаборатория белгеченә кадәр – зур тырышлыгы, җаваплылыгы һәм ахыргы нәтиҗәгә омтылыш нәтиҗәсендә ирешелде. Техникаларыбызны яңарттык, яңа технологияләр керттек, күп өйрәндек, белемнәребезне арттырдык. Филиал активында – хезмәтне сөючәнлек традицияләре, моның өчен яшь буын предприятие ветераннарына рәхмәтле. Аларның гаилә династияләре уртак эшне дәвам итәләр: юлларны яраталар һәм яңаларын төзиләр. Без Гөлнур һәм Марсель ГОСАМОВлар, Анатолий һәм Антон ГАЛАНОВлар, Зөфәр һәм Дамир ИМАМИЕВлар, Алексей һәм Сергей ПРОСВИРНИНнар, Зөлфия һәм Илдар ХӘЕВлар, Равил һәм Наил САФИНнар, Сергей һәм Валентин ПЕТУХОВлар, Миләүшә ХӘМИТОВА һәм Сөмбел ХӘСӘНШИНА, Алия һәм Шамил ГЫЙЛЬМЕТДИНОВлар, Рафис һәм Ришат МӨХӘММӘТҖАНОВлар, Азат һәм Айзат ӘХМӘТОВлар хезмәте белән урынлы горурланабыз. Барыгызга да уңышлар, энергия, бәхет шатлыклар, сәламәтлек телим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International