Айтишник әби-бабайлар.

2017 елның 17 октябре, сишәмбе

–2011нче елдан башлап шушы проект нигезендә йөздән артык өченче буын вәкилен компьютерга өйрәтә алдык. Дәресләр шәһәребезнең академик Камил Вәлиев исемендәге икенче санлы лицееның компьютер классында үтә. 15нче октябрьдән яңа уку сезоны башлана, хәзер шуңа кандидатлар җыю белән шөгыльләнәбез, кызыксынучылар Пенсия фонды идарәсенең кабул итү бүлмәсенә яисә 89600816997 телефоны аша да мөрәҗәгать итә ала, –ди Россия пенсионерлары союзының республика бүлегенең Мамадыш районы буенча җитәкчесе Вәсимә ИМАМОВА. Проект хәйрия ярдәменә нигезләнгән булу сәбәпле, алар шушы берлек хисабына укыйлар. Халыкның, шул исәптән өлкән яшьтәгеләрнең компьютер белемен күтәрү –Россиядә мәгълүмати җәмгыять оештыруның төп бурычларыннан берсе. Өлкән яшьтәгеләрне компьютерга өйрәтү барлык дәүләт хезмәтләрен дә электрон алымга күчерүгә нигезләнгән. Хәзерге заман тормышында өлкән яшьтәгеләргә нәтиҗәле ярдәм бары тик матди һәм медицина ярдәме күрсәтү белән генә чикләнергә тиеш түгел. Менә шуның өчен компьютер ликбезының төп максаты–аларга бүгенге туктаусыз үзгәреп торган дөньяда үз-үзеңә ышаныч белдерү, иҗади сәләтләреңне ачу, теге яки бу өлкәдә белемең һәм бай тәҗрибәң белән уртаклашу мөмкинлеге бирү. Шулай ук ветераннарга компьютер белән һәм Интернетта эшләү өчен кирәкле белем һәм күнекмәләр бирү һәм шул рәвешле аларга электрон почта буенча аралашу мөмкинлеге тудыру, мәгълүматлар мохитына юл ачу; законнар, медицина, мәгариф, сәнгать өлкәсендәге мәгълүматлардан файдаланырга өйрәтү дә бурыч булып тора.. Яңа курсларда белем алу мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International