Миңа быел мөселманнар гыйбадәтләренең бишенче вә иң бөек кималдә булган хаҗ гамәлен үтәп кайтырга насыйп булды. “Анда барган кеше иминлектә булыр. Көче җиткән кешеләргә Аллаһ ризалыгы өчен хаҗ кылу фарыз,“–диелә “Коръән“нең “Гыймран“ сүрәсендә (3/97). Барыгыз да ишетсен дип, газета аша әйтәм: хаҗга яшьрәк чакта барырга омтылыгыз! САИМӘ ЗАҺРИЕВА, хаҗия. Югары Сон авылы. Аллага шөкер, икенче тапкыр бардым инде мин анда. Үз- бәкстанда яшәгәндә король бүләгенә лаек булган идем. Хәзер әти-әниемнең туган ягында – Югары Сон авылында гомер кичерәм. Тугызынчы дистәмне вакларга керешкәч, изге җирләрне тагын күрергә язды. Самолетта очып, автобуста барып, җәяү йөреп Баку, Дубай, Абу-Даби, Мәдинә, Мәккә һәм башка бик күп шәһәрләрне гиздек. Ихрамга киенеп, тулы госел коенып, бөтен тиешле гыйбадәтләрне кылдык: Кәгъбәтуллага да, Минага, Гәрәфә тавына да бардык, аннан Мөздәлифәгә юл тоттык. Анда ачык һавада йокладык. Таш аттык, зәм-зәм сулары да эчтек... Әл - Хәрәм мәчетендә шөкер иттек, олы хаҗ да кылдык. (Әтием Фазылгалим Хуҗиәхмәт улының рухы шат булсын). Көндезләрен бик эссе булганлыктан, күбрәк төнлә генә гел җәяү йөрергә туры килде. Чувашиядән килгән Йосыф хәзрәт Юнкин һәм аның ярдәмчесе Радик Ильясовларга сабырлыклары, түземлелекләре өчен рәхмәт төшсен. Яшь бала карагандай хәстәрләп, саклап кына йөрттеләр безне – адым саен маҗара ясаган өлкәннәрне! Юлдашлар белән бик тату яшәдек. Һәрдаим ярдәм кулы сузган Флүзия Мәҗитова, Мөсирә Рәхимҗанова, Рәзинә Галләмова, Гөлнара Янгироваларга, мине изге сәфәргә озатканда төн уртасында олы юлга трактор белән чыгарып куйган авылдашларым Гөлнәзирә белән Илсурга рәхмәт яусын. Авылда хаҗия белән очрашу уздыручыларны да Аллаһы Тәгалә үзе зурласын.