Мамадыш мәшгульлек үзәге актив һөнәри юнәлеш бирү эше алып бара.

2017 елның 13 октябре, җомга

Мамадыш мәшгульлек үзәге директоры Ләйлә Хөснетдинова Дюсьметьево урта гомуми белем бирү мәктәбендә узган җыелышта катнашты.

Кунак “Балага һөнәр сайлауда ничек ярдәм итәргә?” темасына әңгәмә үткәрде.

Шунысын да әйтергә кирәк, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге һөнәри юнәлеш бирү эшен мәгариф бүлеге белән берлектә күп еллар дәвамында үткәрә. Гомуми максаты эшче һөнәрләренең абруен арттыру.

Ләйлә Хөснетдинова Татарстан Республикасында ихтыяҗы зур булган вакансияләр белән генә таныштырып калмады, "2014-2020 елларда ТРда халыкны эш белән тәэмин итүдә булышлык күрсәтү" дәүләт программасын гамәлгә ашыру турында сөйләде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International