Мамадышта агачлар утырту буенча экологик акция узды.

2017 елның 13 октябре, җомга

Мамадышта агачлар утырту буенча экологик акция узды. “Урман атнасы -2017” табигать саклау акциясе кысаларында уза, акция республикада 7нче октябрьдә башланып китте. Территорияләрне төзекләндерү һәм агачлар утырту эшенә 30 меңнән артык татарстанлы кушылды. Чара җәмәгатьчелекнең игътибарын урман ресурсларын саклау һәм яңаларын утырту мәсьәләләренә җәлеп итү максаты белән үткәрелә. Татарстанда акция 16нчы октябрьгә кадәр дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International