Мәктәпләр дә җиләк үстерү белән шөгыльләнә.

2017 елның 13 октябре, җомга

Үз участокларында виктория үстерүгә иң элек шәһәрдәге икенче санлы лицей коллективы керешкән иде. Моннан ике атна элек алар рәтенә дүртенче санлы мәктәп хезмәткәрләре дә кушылды. Дүрт сотый мәйданга әлеге җиләкне утыртып куйганнар. Белем бирү йорты директоры Илнур Хәнәфиев ассызыклавынча, аларга җиләк үсентеләре һәм кирәкле барлык материаллар белән нәкъ менә Писцовлар гаиләсе булышкан. Ике төрле сорт утыртканнар. –Бу идеяне безгә төбәгебездәге мәктәп яны участокларының торышы белән танышып йөргән көнне район башлыгы Анатолий Иванов тәкъдим иткән иде. Әлеге чарадан кайткач, коллектив белән сөйләштек тә, без дә эшләп карарга булдык. Ә төп максат–уңышның бер өлешен ашханәбездә куллану. Витаминлы ризык бит. Артканын сатып, мәктәп кассасын тулыландыру,–ди Илнур Хәнәфиев. Орлыктан чәчеп үстереп булса да, бу җиләкне үрмәләп үсүче мыекчалардан үрчетү җиңелрәк, диләр. Мыекчаларны сайлау, аларны карап үстерү , тамырландыру, күчереп утырту технологиясен дөрес саклаганда, көздән утыртып калдырылган яшь үсенте киләсе җәйдә үк сусыл баллы җимешләр бирә. Дүртенче мәктәп коллективы барлыгы икешәр рәтле 12 түтәл ясаган. Үсентеләрне 20 сантиметр ара калдырып утыртканнар. Бу аларны сугару өчен махсус таләп икән. Түтәл астыннан нечкә шланглар китә. Су шулардан киләчәк. Мәктәп директоры искәртүенчә, әлегә дүрт с о т ы й д а эшләп карарга исәпләре. Күрсәткечләр яхшы булып, уңай нәтиҗә бирсә, киләчәктә бу мәйданны арттырачакбыз,– диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International