Иң тәмлесе һәм кыйммәте – майлы сөт.

2017 елның 12 октябре, пәнҗешәмбе

Сентябрь аенда районыбыз шәхси хуҗалыкларыннан 752,43 тонна сөт җыелды һәм аның өчен барысы 14 миллион 446 мең сум акча хисапланды. Мул сөт чоры узды – көтүлекләрдәге үләннәр картайды, көннәр салкынайтты, кич абзарда да маллар алдына кипкән печән салына. Кайбер сыерлар ташландырылды. Нәтиҗәдә, шәхси хуҗалыклардан сөт җыю да кими бара. Сентябрьдә, август белән чагыштырганда, халык 95 тонна продукцияне, кимрәк тапшырган. Шулай да, узган елгы белән чагыштырганда ул 138,65 тоннага күбрәк җыелган. Кабул итү бәясе дә былтыргыдан югарырак булган. Узган елгы белән чагыштырганда, сөт җыюда Баймөхәммәт Бинков – 153,35, Марина Капитова – 135, Фәрит Ситдыйков – 125, Зөлфинә Әкъбәрова белән Резеда Дәүләтшина – 123,Марат Заһидуллин – 122, Рөстәм Ямалеев – 121, Александра Миннеханова – 115, Зөфәр Шакиров 108 процент үсешкә ирештеләр. Сентябрь аенда шәхси хуҗалыклардан җыелган продукция 3,6-3,8 процент майлылыкта кабул ителгән. Резеда Дәүләтшина белән Фәрит Ситдыйковның күрсәткечләре – иң югарысы. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International