Төлке йөри урамда.

2017 елның 12 октябре, пәнҗешәмбе

Сишәмбе көнне Шәдче авылында бер төлкенең кешеләргә ташлануы, аның сәламәт булмавын дәлилли. Җөри авылыннан Мария Петрова Шәдчедәге дәвалану амбулаториясенә килеп, табибларга күренә, кирәкле анализларын ала да, кайтыр юлга кузгала. Хәер, аны кияве килеп алырга тиеш була. Ләкин ул көтмәскә карар кыла. Өйлә дә якынлаша, һава торышы да бозылырга ошамаган... Үзе белән булган вакыйганы ул менә ничек тасвирлады: –Урам буйлап барам шулай. Кинәт куаклыктан бер хайван атылып чыкты. Мин аны эт дип уйлаган идем. Җентекләп карасам – төлке. Мин башта кулымдагы сумка белән сакландым, аякларымны эшкә җиктем. Бер тибүем уңышлы килеп чыкты, ул читкә очты. Миналны-артны карамыйча, алга таба йөгердем. Ләкин төлке мине куып җитте дә, янәдән миңа ташланды. Ярдәмгә чакырып кычкыра башладым. Ярый әле озын итәкле күлмәк кигәнмен, аягымда сапожки иде. Ләкин ул минем аягымнан тешләп өлгерде... Мин хайваннан сакланып ятканда, горизонтта ике малай күренде. Берсе велосипед белән килде дә, башта аягы белән төлкегә тибеп, аны куарга тырышты, аннары велосипеды белән аңа берничә мәртәбә сукты. Ничәнче тапкырындадыр, хәтерләмим, төлке юл кырыена очып төште, – дип сөйли башыннан кичергәннәре турында Мария апа. Кыргый җәнлек, корбаны белән “эше барып чыкмагач“, бер хуҗалыкка кереп китә. Мария апаны амбулаториягә алып киләләр һәм укол кадыйлар. Ул биредә табиблар күзәтүе астында булганда, дәвалау учреждениесенә төлкенең тагын бер корбанын алып киләләр. Котырган хайван Мария апа белән “эшләре пешмәгәч“, кергән хуҗалыкта өлкән яшьтәге бер әбигә ташлана һәм аны җиргә егып талый башлый. Күршесе кермәгән булса, бу вакыйга ни белән тәмаланган булыр иде, монысы билгесез. Мария Петрова башыннан кичергән вакыйгалардан һаман да айнып җитмәгән әле. –Минем белән шундый хәл булыр, дип кем уйлаган. Аллага рәхмәт, мине бәладән коткарганы өчен. Тиешле хезмәтләр берәр чара күрмәсә, минем урында башка берәү булырга мөмкин, – ди ул. Бу яктагы авылларда яшәүчеләр котырган төлкеләрнең хуҗалыкларындагы хайваннарга, кошкортларга ташлану очраклары булуын сөйлиләр. Быел кыргый хайваннарның кешеләргә ташланган беренче очрагы, дип белдерә район ветеринария берләшмәсе белгечләре. Ике пенсионер карчыкка һөҗүм иткән җәнлек үтерелеп, гәүдәсе үлек базында яндырыла. Аннан алынган анализлар Казанга җибәрелгән. Нәтиҗәләре хәбәр ителәчәк. Ел саен язын урманнарда ораль вакциналар таратылу барлык кыргый җәнлекләрне дә котыру чиреннән коткара алмый, күрәсең. Шуңа күрә, урманнарга, посадкаларга барганда сак булырга кирәк. Хәер, олы юлдан җәяү бару да кешене котырган хайван һөҗүменнән коткармаска мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International