6нчы октябрь көнне 11 сәгатьтә биредә бинаның икенче катында урнашкан ял итү урынындагы телевизор янәшәсендә ут чыгуны имитацияләү оештырылды. Тавышлы элемтә аша төтен таралуы һәм кешеләрне кичекмәстән эвакуацияләргә кирәклеге турында хәбәр яңгырый. Бер минут 30 секундтан бинада гомуми эвакуация башлана. Тагын 70 секундтан ирекле янгын сүндерү дружинасы шартлы янгынны сүндерүгә керешә. Җиде минуттан йорт-интернаттагы барлык 106 кеше дә (анда яшәүчеләр һәм персонал) “коткарыла“. “Картлар һәм инвалидлар өчен йорт-интернаттагыларны эвакуацияләү буенча практик күнегү Дәүләт янгын күзәтчелеге, “ТР янгыннан саклау“ ГКУның Шәдчедәге аерым посты хезмәткәрләре тарафыннан уздырылды. Бу социаль объектларда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатларында эшләнде. Эвакуация вакытында кимчелекләр ачыкланмады, ул “яхшы“ билгесенә бәяләнде“ , – ди Россия МЧС ГУның Татарстан буенча УНД һәм ПРның Мамадыш районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлекчәсе дознавателе Марат Гасыймов.