Бүген тормышларында зур ялгышлык эшләп, гөнаһ кылып, чәнечкеле тимер чыбык артындагы учреждениеләрдә, ко л о ни я-җ ир л ек л әр д ә җәза срокларын үтүчеләр арасында кылган хилафи гамәлләре өчен нык үкенүчеләр дә аз түгелдер. Аларга, кайчагында, күңелләренә тынычлык табу өчен күп тә кирәкми. Шунысы сөендерә, соңгы елларда төрле җинаятьләр кылып, җәза срокларын үтәп чыгучылар арасында туры юлга басучылар саны сизелерлек арткан. Моның шулай икәнлеген Камил хәзрәт берничә мисал белән дәлилләде. Тагын бер күңелле күренеш, бүген дин әһелләренең колония-җирлекләргә барып, алардагы контингент белән очрашуы нәтиҗә бирмичә калмый. Җәза үтәү урыннарында намазлар уку, дини дәресләр уздыру өчен махсус урыннар бүленгән, аларга дин әһелләре беркетелгән. Дегетледәге учреждениегә Нурислам хәзрәт Газизов җаваплы. –Биредә намаз укыр өчен урын юк-югын. Әмма дин сабаклары, дини тәрбия өчен ярдәмче бүлмә бар. Анда без вәгазьләр укыйбыз, Коръән серләрен өйрәтәбез. Бүген соңгысын 25-30 кеше үзләштерсә, дини дәресләргә дистәгә якын кеше җыела. Алар арасында дингә кагылышлы сораулар күп бирелә. Без аларга ныклы, нигезле итеп җавап бирергә тырышабыз. Дини китапларга кытлык кичерәбез әлегә,– диде ул. Очрашу вакытында Камил хәзрәт диннең кеше тормышында нинди әһәмияткә ия булуы турында сөйләде. –Мондый очрашуларны без Татарстандагы бар- лык колония-җирлекләрдә уздырабыз. Моның өчен Татарстан Диния нәзарәтендә җаваплы кешеләр билгеләнде. Учреждениеләрне дини китаплар, белән тәэмин итәбез, Корбан чалу вакытында бушлай ит белән тәэмин итәбез. Безнең төп максат – җәзага тартылганнарны туры юлга бастыру, иманга кайтару. Бары тик Аллага ышану гына кешене тайгак юлдан коткара, аны бары тик яхшы гамәлләр кылырга гына этәрә. Рәсүлебез (с.г.в.с): “Биш нәрсәнең кадерен бел, ул биш нәрсә синнән киткәнче”, – диде.
Ул биш нәрсә арасында : “Гомернең кадерен бел”, – ди. Көннәр, атналар, еллар уза – гомер шулай үтеп тә китә, – диде ул. Камил хәзрәтнең биш нигъмәт турында сөйләгәннәре залда утыручыларның берсен дә битараф калдырмагандыр.Чыннан да, картлык җиткәнне сизми дә калабыз. Кемгәдер бүген 50 яшь. Яңадан 50 ел бик күп кеше өчен юк бит инде ул. 60 яшь җиткәч, лаеклы ялга чыгабыз. Тагын күпме гомеребез калгандыр, билгесез. Үлемнең кайчан һәм кайда киләсен беркем дә әйтә алмый. Икенче нәрсә сәламәтлек белән бәйле. Аллаһы Тәгалә безгә сәламәтлек биргән икән, бу – зур нигъмәт. Аны бернинди байлыкка да, акчага да алыштырып булмый. Сәламәтлекнең бәясе юк. Колония-җирлектә утыручылар иреккә чыккач, яисә пенсионер булгач, намаз укырмын, гыйбадәт кылырмын дип, бу эшләрен артка калдырмасыннар иде. Бүген мөмкинлек тудырылган икән, шуннан файдаланып калу мәслихәт. Иреккә чыккач, кемгәдер вакыт җитмәскә мөмкин. Өченче нигъмәт – байлыкның кадере. Бүген күпчелек тормышларының нигезен акчадан башка күз алдына китерә алмый- лар. Акча бит ул, бүген бар, иртәгә булмаска мөмкин. Кыйммәтле машиналарга кызыгабыз. Техникада саксыз йөрү аркасында кешеләрнең гомере өзелергә, яисә аларның сәламәт- легенә зыян килергә мөмкин. Колония-җирлектә юл һәлакәтләре аркасында җәза срокларын узучылар бу турыда ныграк уйлансыннар иде. Без буш вакытның кадерен беләбезме? Дүртенче нигъмәтнең асылы шушы. Ул сиңа уйланырга, кылган хилафлыкларга нәтиҗә ясап, дөрес юлга басарга ярдәм итмичә калмас. Сиңа гыйбадәт кылырга мөмкинлек бирелгән икән, аннан файдаланырга кирәк. Ә бишенче әйбер ул – яшьлек. Картлык килгәнче аның кадерен белү мәслихәт. Чөнки без яшь чакта көчле, җүләр, иртәгә картлык ишек шакыса, таякка таянырга мәҗбүр булуыбыз бар. Яшьлектә хилафлыклар кылып та картлык җиткәнен сизмичә калырбыз. Шуңа күрә, бүген кайдадыр җәза срогын узучы яшьләр, иреккә чыккач, акылга утырып, картлыкларын тыныч күңел белән каршыласыннар иде, дип телисе килә. Иманым камил, Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән булган очрашу, аның вәгазьләре залда утыручыларның күпчелегенең күңелләренә тирән уелып кергәндер.