Мамадышта җыештыру буенча экологик акция була. "Урман атнасы -2017” табигать саклау акциясе кысаларында уза, акция республикада 7нче октябрьдә башланып китте. Территорияләрне төзекләндерү һәм агачлар утырту эшенә 30 меңнән артык татарстанлы кушылды. Чара җәмәгатьчелекнең игътибарын урман ресурсларын саклау һәм яңаларын утырту мәсьәләләренә җәлеп итү максаты белән үткәрелә. Татарстанда акция 16нчы октябрьгә кадәр дәвам итә.