Татарстан Гидромтеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген – 10 октябрьдә республикада алмашынучан болытлы һава торышы саклана.
Явым-төшем көтелми, җил көньяк-көнчыгыштан исә, талгын. Казанда җилнең секундына 4-9, урыны белән 11 метрга җитеп көчәю дә ихтимал.
Һаваның көндезге сәгатьләрдә максималь температурасы Татарстанда – +11..+16, Казанда +12..+14 градус булачак.