"Корстон" кунакханә сәүдә-күңел ачу комплексында Укытучылар көненә багышланган тантана узды. Мәгариф өлкәсе белгечләрен котларга һәм иң яхшыларга бүләкләр тапшырырга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрид Мөхәммәтшин һәм башкалар килде.