Игезәкләре – тормыш бизәкләре.

2017 елның 9 октябре, дүшәмбе

Игезәк балалар үстерүнең җиңел булмавы сер түгел. Әмма бу гаиләдә бер генә дә зарланмыйлар: «Кызларыбыз көйсезләнеп әллә ни борчымыйлар. Без бит күбәү, бергә-бергә карыйбыз. Алар белән кызык, рәхәт, көннән-көн үсәләр, үскән саен “һөнәрләре арта,“ – ди сигез яшьлек Әминә белән Мәдинәнең әниләре Алсу Рәсүлова.

Бу кызларга күптәннән игътибар иттем. Мәдәни чараларда кече яшьтән үк катнашалар. Үзләренә ике яшь чагында, “Игезәкләр“ конкурсында җыр башкарып, мәртәбәле жюриның гына түгел, тамашачыларның да мәхәббәтләрен яулаганнар иде. Менә җиде ел инде аларны сәх- нәдән аерып булмый. Үскән саен сәләтләре дә арта төшә. Балалар катнашында узган берәр чарада ниндидер сәбәпләр аркасында булмыйлар икән, сәхнә юксына аларны. Әминә белән Мәдинә җырдан тыш менә дигән биючеләр дә әле. Кечкенә чагында Шәһәр көнендә чегән биюен башкарып та алар шаккаттырганнар иде. “Кояшкай“ балалар бакчасында йөргәндә игезәкләр җыр белән биюдән аерылмадылар. Бүгенге көндә “Хыял“ яшүсмерләр клубына бию түгәрәгенә йөриләр. Алар шөгыльләнгән “Непоседы“ төркеме ““Йолдызлык“ –“Со- звездие“ фестивалендә катнашып, финалга узды һәм башкалабыз Казанның “Пирамида“ күңел ачу комплексында катнашу бәхетенә иреште. Моннан тыш кызлар дүрт яшьтән тимераякка басканнар. Гимнастика белән дә шөгыльләнергә вакыт табалар. Монысы биюдә, фигуралы шууда тәннең пластиклыгын югалтмас өчен кирәк. Гимнастикага йөрүләрен мөлаем йөзле сабыйлар төрле элементлар күрсәтеп дәлилләделәр. Әниләре белән сөйләшкәндә, кызлар төрле мәдәни, спорт чараларында катнашып алган бер кочак дипломнарын, Мактау кәгазьләрен алдыма китереп салдылар. Иренмичә санаган идем: илледән артык. Моның өстенә күпме медальләре, кыйммәтле бүләкләре бар. Укуда да сынатмыйлар. Быел алар икенче сыйныфта белем алалар. Уку башланганнан бирле Әминә – 35, Мәдинә 30 “бишле“ билгесе алганнар. Башка билгеләрне күрмәдем мин. Игезәкләр инглиз телен дә тирәнтен өйрәнәләр. Берничә сүздән торган җөмләне бик тиз инглизчә әйтеп тә бирделәр. Үз яшьләренә хас булмаган фикер йөртү сәләтләренә дә игътибар итмичә калмадым: шахмат түгәрәгенә дә йөриләр. Бу юнәлештә Әминәнең уңышлары күбрәк. Ул инде район буенча гына түгел, республика күләмендә үткәрелгән бәйгеләрдә дә матур нәтиҗәләргә ирешергә өлгергән. Мәдинә күбрәк сәнгатькә тартылган. Кызлар үзләренең көчләрен шахмат тактасы артына утырып дәлилләделәр. Әлбәттә, Әминә көчлерәк булып чыкты. Ә менә Мәдинәнең җиңелгәч, кәефе кырылды. Игезләр охшаш була дисәләр дә, ике бала су тамчысы кебек бер төрле була алмыйдыр, күрәсең. Холыклары белән дә аерылалардыр алар. Әнә бит Мәдинә шахмат тактасы артында сыңарына оттыргач, әбисе Рәзинә ханымга барып сыенды да, елап та алды. Ләкин үпкәсе озакка бармады. Холык дигәннән, Әминә фотога төшкәндә дә үзен нәкъ кызларча тотты, объективка елмаеп, туп-туры карап торды. Мәдинә исә башта бераз ялындырды, янәшәләренә уенчык фил куйгач кына фотога төшәргә «күндерә» алдык. Ләкин анда да ихластан елмаймады әле. Озак та үтмәде, ул: “Әминә, абыйга рәсемнәрне күрсәтмәдек бит әле без,“ – дип шкафтан бер кочак рәсемнәр тартып чыгарды. Аларның күпчелегенә балалар бакчасында сулыш өрелгән, һәрберсеннән самимилек бөркелә, кызларның рәсемнәргә бөтен фантазияләрен салганлыкларын күрү авыр түгел. Алсу ханым белән сөйләшкән арада, колагыма музыка тавышы килеп керде: кызлар инде пианиноны “борчый“ башлаганнар иде. Монда Мәдинәнең сәләте өстенрәк булып чыкты. Димәк, кызлар Мамадыш балалар сәнгать мәктәбенә йөрергә дә вакыт табалар, дигән сүз. Боларның барысына да ничек өлгерәләр соң алар? Иптәшләре кебек урамда да уйныйсылары киләдер бит? Алдагы сыйныфларда мәк- тәп программасы катлаулана бара. Укырга вакыт күп кирәк булачак, алар барлык түгәрәкләргә дә йөри алырлармы соң? Шушы сораулар белән игезәкләрнең әниләре Алсу ханымга мөрәҗәгать иттем. –Әлбәттә, зур үскән саен алар үзләре яраткан шөгыльне генә калдырырлар, дип уйлыйм, – ди ул. Кыскасы, кызларның сәләтләре күп төрле. Алсу үзен шуларга багышлап, аларны һәр төрле түгәрәкләргә дә, конкурсларга да йөртә һәм һәрбер җирдә аларның уңышларын күреп сөенә. Авырлыклар, димәктән, алар белән бергә адәм баласына сабырлык та бирелә бит. Алсуга игезәкләрне тәрбияләргә әти-әнисе булыша. Кызларның берсе әбисе белән йокласа, икенчесе кичләрен әнисенең куенында татлы йокыга тала. Яисә киресенчә. Кызлардан хыяллары турында да сорашкан идем, алар бу турыда, әниләре дә, әби-бабалары Рәзинә ханым белән Рамил абый да ишетмәсеннәр, диптер инде, колагыма килеп, пышылдап кына әйттеләр. Уйниятләренең чынга ашар көннәрен күрергә насыйп кылсын. Әминә белән Мәдинә алдагы тормышларында бер-берсенә таяныч булып, гаилә бөтенлеген югалтмыйча, матур тормышларын тагын да ямьләндереп, яшәсеннәр иде, дигән теләк белән киттем мин бу гаиләдән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International