6нчы октябрь көнне район үзәк почтасында Абунәчеләр көне уздырдык.
Безнең халык борын-борыннан укымышлы. Бүген дә шулай: матбугат басмаларына язылу хакы шактый кыйммәт булуына карамастан, газета-журналлар алдырмаган гаиләләр районыбыз киңлегендә бик аз. Газетка язылучылар подписка бүлеге начальнигы Мөсфирә Мөбарәкшинаны сырып алганнар иде. Матбугатка язылу шактый авыр бара, ләкин “Нократ”ка языла безнең халык”,– диде ул.