Чарада Татарстаннан меңнән артык мөгаллим, шул исәптән мәгариф бүлеге һәм идарәсе җитәкчеләре, иң яхшы мәктәп директорлары, башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү йортлары җитәкчеләре, балалар бакчасы мөдирләре, укытучылар, тәрбиячеләр һәм башкалар килгән иде. Аларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шаймиев, Татарстан Дәүләт Шурасы спикеры Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры урынбасары-мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов бәйрәм белән тәбрикләде һәм бүләкләр тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында Мамадыш укутычылар да бар иде.