РАЙОНДА – ШТАБ КҮНЕГҮЛӘРЕ.

2017 елның 6 октябре, җомга

Гражданлык оборонасы буенча районда 4-6нчы октябрьләрдә штаб күнегүләре узачак. Ул Мамадыш муниципаль районының гражданлык оборонасы җитәкчесенең агымдагы елның 18нче сентябрендә кабул иткән 8нче санлы боерыгы нигезендә оештырыла һәм Россия Федерациясе территориясендә табигый һәм техноген характердагы зур масштаблы гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта гражданлык оборонасы буенча чараларны үтәүне оештыру темасына багышлана. Район территориясендә берничә практик чаралар үткәрү планлаштырыла: Мамадыш шәһәрендә радиациягә каршы саклану урынын җәелдерү; эвакуацияләнә торган кешеләрне кабул итү буенча кабул итү-эвакуация; ашату һәм әйберләр белән тәэмин итү; гадәттән тыш хәлләр вакытында халыкны вакытлыча урнаштыру пунктлары булдыру; гражданлык оборонасының республика штабыннан кергән хәбәрләргә гражданлык оборонасы көчләренең әзерлеге.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International