УҢЫШЛЫ ОПЕРАЦИЯ.

2017 елның 6 октябре, җомга

Татарстан республика клиник онкологик диспансерында (бригада составында шәһәрдәшебез Алмаз Дамир улы ХАҖИЕВ та бар) беренче тапкыр яман шешле ашказанын лапароскопик (артык зур кисемнәр ясамыйча, корсакны тишеп) юл белән алу буенча операция ясадылар. Онкологлар, шешнең тибын, локализациясен, таралуын һәм морфологиясен исәпкә алып, 51 яшьлек пациентның ашказанын эндоскопик юл белән алырга карар кылалар. Операция 4,5 сәгать дәвам итә, ул җиде көннән соң хастаханәдән чыгарыла да.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International