ӨЛКӘННӘРГӘ ҺӘМ КӨМӘНЛЕЛӘРГӘ– МӘҖБҮРИ.

2017 елның 5 октябре, пәнҗешәмбе

 Район үзәк хастаханәсендә гриппка каршы вакцина ясау башланды. Районда яшәүчеләрнең 40 процентына, ягъни 17600 кешегә прививка ясау планлаштырыла. Табиб-эпидемиолог Айрат ГАЛИЕВ сүзләренә караганда, аны сентябрьдә үк кадату кулай. Массакүләм чирләүләр башланганчы организмда иммунитет хасил булып өлгерергә тиеш. “Өлкәннәр һәм көмәнлеләр–аерым категориядә. Алар әлеге чирне авыр кичерәләр, еш кына катлауланулар, хроник авыруларның кискенләшүе була. Көмәнлеләргә икенче һәм өченче триместрда ук прививка ясатырга киңәш итәм, чөнки карындагы бала яралгысына хәтәр янавы мөмкин“, –ди ул. Элек вакцинация үткәндә һәм тавык аксымына аллергия кичерүчеләргә прививка ясату киңәш ителми. Мәгълүм штаммлы вируслы гриппларга каршы вакцина алыр алдыннан, тикшерү узу һәм каршылыкларны барлау өчен участок табибларына мөрәҗәгать итү сорала. Аннан соң хастаханәнең процедура кабинетына рәхим итегез. Бу кайгыртучан адым озын-озак көзге-кышкы–язгы сезонда сезне сәламәт итеп саклаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International