Укытучы көне уңаеннан җирле “Мамадыш-ТВ“ телеканалында районыбызның данлыклы педагоглары турында тапшырулар күрсәтеләчәк. Пәнжешәмбе – 5нче октябрь көнне 17.30 минутта “Юбиляр“ программасы кысаларында Илнур Юнысовның Урта Кирмән урта гомумбелем бирү мәктәбе укытучысы Ринат ХӘЙРУЛЛИН турындагы авторлык программасы эфирга чыгачак.