5-9нчы сентябрьләрдә Евпаториянең “Эволюция“ спорт үзәгендә “ПАРАКРЫМ-2017“ Бөтенроссия физкультура-спорт фестивале узды. Миләүшә Хәсәнова “Россия инвалидларының спорт берләшмәсе“ Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы президенты Флюр Нурлыгаянов белән. Терәк-хәрәкәтләнү аппараты җәрәхәтләнгән хатын-кызлар арасында пауэрлифтинг буенча ярышта Татарстан җыелма командасы составында чыгыш ясаган мамадышлы Миләүшә ХӘСӘНОВА почетлы икенче урынны яулады; биш төрдән мәҗбүри өстәл уеннары буенча зачетта катнашып, “Җиңүгә омтылган өчен“ Мактау грамотасына да лаек булды. Төп ярыш программасыннан тыш, чарада дайвинг һәм җилкән спорты буенча мастер-классларда, күңелле ял итү чараларында катнашуы, башка спортчылар белән тыгыз аралашуы, җылы Кырым кояшы астында рәхәтләнеп кызынуы, Кара диңгездә су коенуы турында кызыклы итеп сөйли ул. Үзенең тырышлыгы, максатчанлыгы, үҗәтлеге, сугышчан характеры, сүнмәс яшәү дәрте белән танылу алган спортчыбызның алга таба тагын да зуррак үрләргә менүен телибез.