“Чыннан да, Башкортостан, Мари республикаларыннан, Оренбург, Саратов, Киров өлкәләреннән бозаулар күп алып кайтыла. Ләкин аларны алып кайтучылар ветеринария таләпләрен тупас бозалар. Ә бит районның баш ветеринария табибы рөхсәтеннән башка чит төбәкләрдән районга бер генә терлек тә кертелергә тиеш түгел. Эшмәкәр – ветеринар теркәү таныклыгы (ветеринарное удостоверение) булганда гына мондый эшчәнлек белән шөгыльләнә ала.Ул сатып алган терлекнең 1нче ветеринар белешмәсе булырга, анда нинди прививкалар ясалганлыгы күрсәтелергә тиеш. Терлек алып кайтылгач та, ул бер ай ветеринария табибы күзәтүе астында карантинда тотылырга тиеш. Бернинди чир табылмаса, аңа 4нче ветеринария белешмәсе бирелә һәм инде ул сату белән шөгыльләнә ала. Сатып алганда малларның ветеринария белешмәләрен сорагыз. Югыйсә, аларны алып кайткан көндә үк сатарга чыгаралар. Андый терлекләрнең 2-3 атна үткәч, авырый башлау очраклары бар. Тиешле тикшерү узмаган маллар белән лейкоз, туберкулёз, себер түләмәсе (сибирская язва), лептоспироз, микроспория (стригущий лишай) кебек йогышлы авырулар ияреп кайтырга мөмкин. Сатып алган терлек авырып үлгәч кенә искә төшә дә бит, әмма соң була инде. Мондый күңелсез хәлләр килеп чыкмасын өчен, эшмәкәрләргә тиешле таләпләрне үтәргә, сатып алучыларга уяурак булырга кирәк.“