Республикада мәктәпләр һәм һөнәри-техник белем бирүче уку йортлары тарафыннан көзен ярминкәләр оештыру күркәм гадәткә әверелде. Үткән шимбәдә районыбызның 38 мәктәбе һәм политехник көллият үзләрендә җитештерелгән яшелчәләр, төрле кайнатма-тозланмалар, тере каз-үрдәкләр, куяннар сатарга җибәрделәр. “Агропарк“та мамадышлыларның дүрт сәүдә ноктасында чиратлар да хасил була. Кайбер төр яшелчәләр тулысынча сатылып бетә. Тозланмаларны бигрәк күпләп алалар башкалабызда яшәүчеләр. Мәгариф учреждениеләренең ярминкәсе белән Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов җитәкчелегендәге министрлык вәкилләре таныша.