Красная Горка авылы белән “Мамадыш“ совхозы бистәсе соңгы вакытта шактый уңай үзгәрешләр кичерә. Әле күптән түгел генә соңгысы аша Красная Горкага бара торган урамга яңа асфальт түшәлде. Ай башыннан “Олимп“ балалар-яшүсмерләр мәктәбеннән брусчаткадан тротуар җәя башладылар. Әлеге эшне “Мамадыштөзү“ җәмгыяте башкара. Оешма эшчеләре Куралбай Гудизов, Ринат Хәйруллин, Илдар Вәлиев һәм Андрей Уржумцев эшләренә җаваплы карыйлар, дисәк тә арттыру булмас. Куралбай белән Андрей узган ел Җәнлек совхозы бистәсендә дә тротуар җәйгәннәр иде. Тәҗрибәләре бар. Егетләр, һава торышы уңайлы торса, шул тәҗрибә һәм осталыкны эшкә җигеп, эшне ике атнада төгәлләргә җыеналар. Кирәкле материаллар белән өзеклек туганы юк, диләр алар. Тротуарның өслегенең тигезлеге дә игътибардан читтә калмый.