Түтәлләрдә җиләк пешкән, үрелеп өз генә.

2017 елның 29 сентябре, җомга

Җиләк вакыты җитүгә һәркем: “Эх, җиләкле җәйләрнең оныталмамын тәмен...“–дип суза. Шәхси эшмәкәрләр Оксана һәм Андрей Писцовларның Березовая Поляна авылындагы җиләк басуында булгач: “Балдай тансык була икән сентябрь җиләкләре...“–дип җырлап җибәрәсе килә. Әйе, бүген дә җиләк җыялар әле алар.

Россия һәм Татарстан Хөкүмәтләре хәзер авыл җирендә эшмәкәрлек белән шөгыльләнергә теләүчеләр өчен төрле программалар тәкъдим итә. Игенчелек, терлекчелек, бакчачылык, яшелчәчелек... – яшел ут кабызылган тармаклар бик күп төрле. Писцовлар исә “җир тишегендә“ урнашкан, яңгыр явып узганда тракторларсыз барып җитеп тә булмаган, баганалары башында бер генә лампочка да янмаганлыктан төннәрен караңгылык чоңгылында калучы, кыш көне юлларын кар көртләре күмеп китеп, цивилизация белән элемтәсе өзелүче Березовая Поляна авылында җиләкчелек буенча эшчәнлекләрен үз акчаларына башлап җибәргәннәр. Оксана Викторовнаның әти-әнисе яшәгән, үзе туып-үскән, балалары да еш кайтып йөргән бу җирләрдән аерылырга теләмәвенең сәбәбе бик яхшы аңлашыла – табигате гаҗәеп гүзәл, оҗмахтай җирләр анда! Писцовлар җиләкчелектә азау тешләрен чыгарган, аякларында нык басып торучы эшмәкәрләр инде. Карамакларында – егерме гектар җир. Быел, җиләк плантацияләрен сугару өчен, басулары янәшәсеннән узучы ерганакка буа ясатканнар. Су ерганактагы зур булмаган чишмәдән тула. “Тирәнлеге сигез метрга җитәр, дип уйлыйм“,– ди Оксана Викторовна. Ә моңарчы әлеге ерганакны, басудагы җиләкләрне сугарырлык су җыю өчен, үзләре генә бөяп куйган булганнар. Басуларында җиде гектар виктория, өч гектар кура җиләге үсә инде. Куралары – бөтенесе, җир җиләкләренең 25 сотые – ремонтантлы. Ягъни, апрельдән башлап бүгенгә кадәр уңыш бирә торган. Кураның “Полька“ сортын сайлаганнар. –Быел биш гектар кара карлыган да утыртабыз. Моңарчы су булмагач, киңәя алмадык. Буабыз Реклама әзер инде. Мөмкинлегебез артты, – ди Оксана Викторовна. Шушы араларда Белоруссиягә күк җиләк үсентеләре кайтару турында сөйләшергә барырга җыенуын да әйтте. Үзләренә эчә торган суга артезиан коесы да бораулатканнар. Басуда 25 сотый мәйдан биләячәк теплица җыя башлаганнар. Сату өчен җир җиләгенең “Монтерей“, “Порто- ла“, “Сан Ареас“, “Алтесс“ сортлары кәлшәләрен әзерләгәннәр. Алар барысы да Италия сортлары. Җиргә дә утыртырга, өйләрдә тәрәзә төпләрендә дә үстерергә мөкин. Апрельдән башлап октябрьгә кадәр уңыш биреп утырачаклар. Тәрәзә төпләрендә үстерергә теләүчеләргә үсентеләр гөл чүлмәкләренә утыртылган. Җиргә утыртыла торган үсентеләрне төбен егерме сумнан тәкъдим итәләр. Ә чүлмәктәгеләре беразга гына кыйммәтрәк. Россия селекционерлары чыгарган “земклуника“ дигән гибридлары да (аның “Купчихи“ сорты) бар. Ягьни җир һәм каен җиләкләрен серкәләндереп чыгарылган. “Җиләге бик хуш исле“,–ди хуҗа- бикә. Сату өчен япон гөле (гортензия), зелпе (жимолость), күк җиләк, кара бөрлегән, виноград үсентеләре дә үстерә башлаганнар. Соңгысының 70 төрле сортын утыртканнар. Аларны Бөгелмәдән алып кайтканнар. –Җиләкләргә дә, кәлшәләргә дә, җимеш куаклары үсентеләренә дә бәяләрне арзанрак куябыз. “Җир читендә“ булгач, безгә кадәр килеп җитәргә дә кирәк бит әле. Җөри каршындагы биек тауны менәсе бар. Рефрежераторлар, кайчагында, Җөригә килеп җитәләр дә туктыйлар, Березовая Полянага кадәр алып бару өчен водительләренә өстәмә бер мең сум акчамны түлим, – дип сөйли Оксана Викторовна. Җиләк үсентеләрен быел шәһәрдәге икенче санлы лицей да килеп алган. Башкортостанга да сатканнар. Дүртенче санлы мәктәп директоры да алар белән элемтәгә кергән. Шушы араларда гына Яр Чаллы эшмәкәрләре дә Усалида җиләк үстерә башларга теләк белдергәннәр. Бергәләп барып, җирен карап кайтканнар. Быел язын көннәрнең салкын торуы, кыраулар да төшү җиләкләренә зыян салмыйча калмаган. Беренче чәчәкләр өшегән. Шулай да һәр гектардан 6шар тонна уңыш җыйганнар. Җәй көне җиләкләрне килограммын 200 сумнан гына саткан булганнар. Мәскәүдән килеп алганнар. Язның яңгырлы, салкын башлануына да карамастан, ел уңышлы килде, дип саныйлар. Писцовларның “Андрюшкино“ агросәнәгать холдингында бүгенге көндә Җөри, Ылыя, Юкәче, Түбән Шүләңгер авылларыннан тугыз кеше эшли. Аларны вахта белән йөртәләр. Ай саен егетме-егерме биш мең сум хезмәт хакы алалар. Җәйге җиләк чорында премия дә түләнгән. Җир һәм кура җиләкләре һаман да пешеп утыралар әле. Аларны Яр Чаллы эшмәкәрләре килеп ала. Клиентлар белән элемтәләре берничә ел элек үк урнаштырылган инде. Алар белән килешүләрне кышкы айларда ук төзи башлыйлар. Җиләкләрдән тыш, бүген сатарга әзерләгән 150 мең төп җиләк кәлшәләре һәм япон гөле, зелпе, күк җиләк, кара бөрлегән, виноград һәм башка җимеш агачлары үсентеләре бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International