Кышка әле ерак булса да, көз барыбер үзенкен итә: бер көнне җылы торса, икенче көнгә өсләргә калынрак киемнәр кияргә мәҗбүр итә. Һава торышының даими үзгәреп торуы мәгариф учреждениеләреннән игътибр таләп итә. Көннәр салкын торса, алар җылыту система- ларын эшкә җигәргә әзерләр. Район мәгариф бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, мәктәпкәчә яшьтәге һәм белем бирү учреждениеләрендә 51 котельный ягулык сезонына әзер. Кадрлар белән кытлык юк, алар белән аттестация уздырылган, рөхсәтләр алынган, котельныйларда вак-төяк ремонт эшләре уздырылган. Омар урта мәктәбендә реконструкция ясалган, ике казан алыштырылган. Тауиле, Кече Кирмән, Зур Шыя мәктәпләрендә дә берәр казан яңартылган.