Гөлия – “ТАТМЕДИА“ бүләге иясе.

2017 елның 28 сентябре, пәнҗешәмбе

“ТАТМЕДИА“ акционерлык җәмгыяте һәр подписка йомгагы буенча җәмгыятьнең иң күп газета- журналларына язылучылар арасында төсле телевизор, санлы фотоаппаратлар, башка төрле бүләкләр уйната. Аларга Мамадыш районыннан лаек булучылар да бар. Бу юлы аларның берсен Иске Чәбья авылында яшәүче Гөлия Габитова алу бәхетенә иреште. Гөлия Мәхмүт кызы әнисе Нурания белән Иске Чәбья авылында гомер кичерә, Кукмара районының Югары Арбаш урта гомумбелем бирү мәктәбендә китапханәче булып эшли. Ул авыллары хат та- шучысы Фәния Нәҗмиева аша 2017нче елның икенче яртыеллыгына 4529,58 сумлык “ТАТМЕДИА“ акционерлык җәмгыяте басмаларына язылган! Алар арасында “Мәгариф“, “Казан“, “Казан утлары“ журналлары, “Ватаным Татарстан“, “Нократ“, “Казанские ведомости“ газеталары бар. “Мин газета-журналлар укырга бик яратам. Яңа китап алгач, бер кат укып чыгасың да, киштәгә куясың. Ә газета—җурналлар даими килеп торалар. Аларның Һәр саны яңалыклар булуы белән кызыклы. Һәркайсын көтеп алам. Әти-әнием укытучылар иде. Мамадыш районының Җөри, Түбән Шүләңгер, Олыяз мәктәпләрендә, кабат Кукмара районын- да эшләделәр. Әти – озак еллар мәктәп директоры булды, эшләгән җирләрен- дә һаман хөрмәт белән искә алалар. Әти белән әни Түбән Шүләңгердә эшләгәндә танышканнар. Иске Чәбьягә 1999нчы елны кайтып урнаштык. Әнием Нурания шушы авылда туып-үскән“,–ди Гөлия. Мәхмүт ага Габитов – безнең актив хәбәрчебез, мәкаләләре газетабызда еш дөнья күрә иде. “Безгә Нократ“ның чәршәмбе саны аеруча ошый. Бай эчтәлекле. Материал күп. Укучылар хатларына да зур урын бирелә. Көндәлек яңалыклар белән танышып барырга була“,–дип сөйләде конкурс җиңүчесе. Тарихи темаларга язылган язмаларны да яратып укый, Иске Чәбья тарихы белән дә кызыксына, архивларга йөреп, узган гасырларга караган документларны табасы килә икән. Иске Чәбья хат ташучысы Фәния Нәҗмиеваның үз эшен яратып, халык белән уртак тел табып эшләвен дә сөйләде, аңа эшендә тагын да зуррак уңышлар теләде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International