ГӨМБӘЧЕНЕ “112“ ЭЗЛӘДЕ.

2017 елның 28 сентябре, пәнҗешәмбе

Узган якшәмбе көнне “112“ хезмәтенең Мамадыш районы дежур частена урманда бала югалу турында хәбәр керә. 24нче сентябрьдә бер кыз абыйсы белән Соколка урманнарына гөмбәгә киткән һәм адашкан. Яшүсмернең кәрәзле телефоны эндәшмәгәч, үзенең эзләүләре нәтиҗә бирмәгәч, абыйсы экстрен хезмәткә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булган. Бәхеткә, кыз урманнан үзе килеп чыккан. Аңа ме- дицина ярдәменең дә кирәге чыкмаган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International